ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган график нигезендә 2017 елның 21 мартында Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе башлыгы Радик  Зыятдинов гражданнарны кабул итәчәк.   

2017 елның 17 мартында «Сарман аграр колледжы» ДАҺБУдә   Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов колледж студентлары, җитәкчелеге һәм мөгаллимнәре белән очрашу уздырды.

Чарада Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең оештыру-хокукый эш бүлеге башлыгы Ольга Камалиева, Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең Сарман муниципаль районы бүлеге башлыгы Альберт Сәлахов та катнашты.

2017 елның 17 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе каршындагы Иҗтимагый советның беренче утырышы узды.

2017 елның 17 мартында Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы   Радика Зыятдинов, Сарман муниципаль районында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең Сарман  муниципаль районы бүлеге башлыгы Альберт Сәлахов катнашында Сарман мунициципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин белән очрашу узды.

2017 елда техник карап чыгулар уздыру графигы нигезендә 16 март көнне «Татавтодор» АҖнең Апас филиалында техник карап чыгу уздырылды.  

2017 елның 17 мартында «Шахтер» ҖЧҖ базасында Әтнә мунициципаль районы хуҗалыкларының инженер-механиклары, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең территориаль бүлеге башлыгы Р. Сабиров катнашында язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре буенча семинар-киңәшә һәм күрсәтмә техник карап чыгу уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International