7 июльдә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында 3 нче курс студентлары арасында үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде. Исемлеккә B, C, D, E, E, F категорияләрендә әзерлек дәрәҗәсенә карап, төрле категориядәге үзйөрешле машиналар буенча сынау тапшырачак 43 студент исәбендәге ике төркем кертелгән иде. Теория өлешен уңышлы тапшырган укучылар практик имтиханнарга кертелде. 28 кеше төрле категорияләр буенча имтиханны беренче тапкырдан ук тапшыра алмады, кабат имтихан җиде көн узгач булачак.
Р.К. Сабиров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.