Гомуми файдаланудагы юллар буенча үзйөрешле машиналарда йөрү тәртибе турында

2021 елның 30 июне, чәршәмбе

Техника хуҗалары өчен искәртеп узабыз, гомуми файдаланудагы юллардан хәрәкәт итү Юл хәрәкәте кагыйдәләре белән регламентлана.

Кагыйдәләрнең 23.4 статьясы нигезендә транспорт чарасының алгы ягында һәм арткы өлешендә габариттан 1 метрдан артыграк яки ян-яктан тышкы габарит утыннан 0,4 метрга артыграк чыгып торган йөк күреп беленә торган «Зур габаритлы йөк» тамгалары белән билгеләп куелырга тиеш, ә тәүлекнең караңгы вакытында һәм күрүчәнлек дәрәҗәсе җитәрлек булмаган шартларда, өстәвенә, алгы яктан – фонарь яки яктылык чагылдыра торган ак төс, арткы яктан фонар яки яктылык чагылдыра торган кызыл төс белән белдерелергә тиеш.

 «Зур габаритлы йөк» тамгасы – өслеге яктылык чагылдыра торган, диагональ буенча 50 мм киңлегендә чиратлашып килгән кызыл һәм ак полосалар төшерелгән 400 х 400 мм үлчәмендәге калканчык.

Әлеге тамгада яктылык чагылдыра торган тышчаның мәҗбүри булырга тиешлеге тәүлекнең караңгы вакытында юл һәлакәтенә бәйле куркынычларны киметү зарурлыгы белән аңлатыла.

Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International