«Трактор-Тагылма» профилактика операциясе кысаларында 25 июнь көнне Сарман муниципаль районында ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә рейд үткәрелде.
Рейд барышында экплуатациягә кертүгә рөхсәт булу-булмавына, техниканың техник торышына, теркәлү документларына, дәүләт теркәлү номерлары булуына һәм аларның дөрес урнаштырылуына, йөртүчедә тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавына зур игътибар бирелде. Бу көнне барлыгы 13 берәмлек үзйөрешле техника һәм тагылма тикшерелде, үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык техникасын бозу очраклары ачыкланды. Үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү нормалары бозылуның ачыкланган очраклары буенча административ материаллар төзелде.
Альберт Сәлахов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.