Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегендә гражданнарны кабул итте, очрашу барышында үзйөрешле техниканы, аттракционнарны дәүләт теркәвенә алу, техник карап чыгуны уздыру һәм теркәү документларын торгызу мәсьәләләре каралды.
Шул ук көнне Радик Зыятдинов Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов белән дә очрашты. Очрашу барышында дәүләт техник күзәтчелек хезмәтенең авыл җирлекләре белән үзара хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Радик Зыятдинов Актаныш технология техникумында да булды, тракторчы-машинистлар әзерләү буенча оештырылган укыту процессы белән танышты, белгеч-механизаторлар әзерләүнең сыйфатын күтәрү буенча киңәшләр бирде.