Механикалаштыру һәм техник сервис институты студентлары ел саен Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә эш практикасы уза.
Быел Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә эш практикасын узганда «Техносфера куркынычсызлыгы» юнәлеше буенча белем алучы 3 курс студентлары күнекмәләр алып, эш алымнарына өйрәнәчәк. Практика 29 июньнән 27 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Егетләр Үзәк аппаратта да, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең территориаль бүлекләрендә дә эш тәҗрибәсе алачак.
Студентлар практикасы югары һөнәри белем бирү программасының состав өлеше һәм уку процессын оештыруның бер формасы булып тора.