Әтнә техникумында имтиханнар булып узды

2021 елның 28 июне, дүшәмбе

26 июнь көнне Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында коммерция төркемендә төрле категорияләр буенча үзйөрешле машиналар йөртү хокукына имтиханнар булып узды. Имтиханнарның теоретик өлеше компьютерларда тапшырылды, әлеге өлешен уңышлы узган укучылар сынауның гамәли өлешенә кертелде, анысын сынау тапшыручылар Т-25, МТЗ-82, «Кировец» К-744 тракторларында, «Тукано-430» комбайнында уздылар. Исемлеккә кертелгән утыз кешенең 14е сынауны беренче тапкырдан ук тапшырды, кабат имтихан 7 көннән соң билгеләнде.

Р.К. Сабиров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International