Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә уку

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе

Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «Эшлекле хат нигезләре» программасы буенча дәүләт граждан хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрүгә багышланган чираттагы курслар узды. Курсларда Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районы бүлеге җитәкчесе Р.Р. Мөниров, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә районы бүлеге җитәкчесе Р.В. Хисмәтуллин, Ютазы районы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге җитәкчесе Н.Н. Рәкыйпов 2021 елның 6 апреленнән 20 апреленә кадәр – читтән торып, 2021 елның 21 апреленнән 23 апреленә кадәр турыдан-туры катнашу формаларында белем эстәде. Барлык курсантлар да укуларын уңышлы үтте һәм квалификация күтәрү турында таныклыклар алды.

 

Назыйм Рәкыйпов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International