Шәхси затларга караган тракторлар һәм тагылмаларга техник тикшерүләр башланып китте. Таләпләрне җиткерү буенча әзерлек өлеше гамәлгә ашырылды. Район газетасында һәр җирлек буенча график алдан басылып чыкты, авыл җирлекләре башлыклары белән дә техника буенча исемлекләр чагыштырылды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, физик затларда теркәлгән техника өлеше елдан-ел арта бара. Бүгенге көндә база буенча 1173 берәмлек техника уза. Узган елгы күрсәткечләр буенча 848 берәмлек техника тикшерү үтү турында таныклык алган булган.
26 апрельдә Такталачык авыл җирлегендә, әлеге чарага массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен җәлеп итеп, техник тикшерү үткәрелде. Башка авыл җирлекләрендә техник тикшерүләр расланган план-график нигезендә дәвам итәчәк.
И.М. Хәкимов – Актаныш районы буенча бүлек җитәкчесе.