2021 елга Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе раслаган техник карап чыгуны уздыруның 2020 елның 7 апрелендәге план-графигы нигезендә, Питрәч районының «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ ел саен уздырыла торган техник тикшерүгә 58 трактор, төягеч, сиптергеч һәм 28 трактор арбасы тәкъдим итте. Техник карау вакытында тракторларның техник торышына, ут приборларының, тормоз һәм руль системаларының төзеклегенә, аптечкалар һәм янгын сүндерү җайланмалары булу-булмавына, шулай ук теркәү документлары һәм тиешле категория белән тракторчы-машинист таныклыклары булуына аерым игътибар бирелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланган җитешсезлекләр өчен хуҗалык инженерына күрсәтмә бирелде һәм техник карау актлары төзелде. Техник карап чыгуны уңышлы үткәннәргә техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
В.В. Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлеге җитәкчесе.