13 апрельдә, расланган график буенча, ел саен уздырыла торган дәүләт техник каравына «Татавтодор» АҖнең Чаллы филиалы «Сарман» ЮРТИ тракторчылары үз тракторларын, үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны тәкъдим итте. Техник карауга барлыгы 10 берәмлек юл-төзелеш техникасы һәм тагылма тәкъдим ителде. Техниканы тикшергән вакытта руль һәм тормоз системасының, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзек булу-булмавына, шиннарның, тизлекне күчерә торган җайланма эшләп торганда двигательнең эшен тоткарлау системасы торышына карата инструменталь контрольлек чаралары кулланылды, агрегатларның номерлары тапшырылган документлардагы белешмәләргә туры кил-килмәвенә, тиешле категория белән тракторчы-машина йөртүче таныклыгы, аптечка, янгын сүндергечләр, теркәлү документлары булу-булмауга игътибар бирелде.
Техник карау нәтиҗәләре буенча барлык үзйөрешле машиналар һәм аларга тагылмалар уңышлы гына техник карау узды.
Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.