2021 елның 13 апрелендә «ИКЕА ДОМ» ҖЧҖ базасында үзйөрешле техникага техник карау уздырылды. Әзерлек сызыгына 8 берәмлек техника чыгарылган иде. Тикшерү барышында теркәү документларының булуы, номер агрегатларының туры килүе, тиешле категория белән идарә итү хокукына таныклыклар булуы, юлсыз урыннардан йөри торган машиналарның техник торышы, ут приборларының төзеклеге тикшерелде. Үзйөрешле техниканы эксплуатацияләү иминлеге турында мәгълүмат җиткерелде. 8 берәмлек техниканың барысы да техник карап чыгуны уңышлы үтте һәм техник карау узу турында таныклык алды.
Р.И.Шәйхетдинов – бүлек җитәкчесе – баш дәүләт инженер-инспекторы.