12 апрель көнне Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең дәүләт инженер-инспекторы Мөхәммәтҗанов Р.М. тарафыннан, РФ Хөкүмәтенең 1999 елның 12 июлендәге «Үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә рөхсәт һәм тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыклары бирү кагыйдәләрен раслау турында»гы 796 номерлы карары нигезендә, «АIII» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде.
Имтиханга 2 кеше кертелде, икесе дә теоретик һәм практик өлешләрне уңышлы тапшырды, Дәүләт техник күзәтчелек органы тарафыннан имтихан тапшыру урыны буенча тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыклары биреләчәк.
Р.М.Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.