Сарман районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча конкурста җиңүче билгеләнде

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

9 апрельдә Сарман районында агросәнәгать комплексы хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген бәяләү буенча үзара тикшерү узды. Чара Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашында узды.

Хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеген «Агросила-сервис» АҖнең ремонт һәм эксплуатацияләү сыйфатын тикшерү бүлеге башлыгы Фәрит Хәкимов, «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Рамил Нәҗметдинов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге җитәкчесе Альберт Сәлахов, шулай ук районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм агрофирмалары белгечләре бәяләде. 

Комиссия эш барышында техниканың һәм машина-трактор паркларының язгы кыр эшләренә әзерлеген, хезмәт сагы, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы торышын бәяләде, эш планнарын, орлык материалының сыйфатын тикшерде.

Комиссия эше йомгаклары буенча, беренче урын «Сарман» агрофирмасына бирелде, районның башка хуҗалыклары да югары дәрәҗәдә әзерләнгән иде, шуңа күрә Сарман муниципаль районының барлык хуҗалыкларында язгы кыр эшләрен вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгу мөмкинлеге бар.                                                                   

Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International