Арча муниципаль районында техник караулар уздырыла

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

Ел саен уздырылырга тиешле техник тикшерү графигы нигезендә Арча муниципаль районының агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздыру эше дәвам итә.

2021 елның 10 апрелендә «Северный» АХП ҖЧҖ техник карау уздырылды. Техник карауга тапшырылган барча техника янгын сүндергечләр, медицина аптечкалары, аварияле тукталыш тамгалары, тәгәрәп китүгә каршы җайланалар белән тәэмин ителгән. Техник карауга 36 берәмлек техника күрсәтелде, алардан 3 тагылма тормоз системасы төзек булмау сәбәпле техник карауны уза алмады, алар буенча техник карау актлары төзелде һәм җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмәләр бирелде.

 Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International