8 апрельдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Габдрахманов И.Х., Әлки муниципаль районы администрациясе башлыгы Никошин А.Ф., авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Гадиев Р.Р., Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлки районы бүлеге башлыгы Петухов А.Н., Әлки районы буенча авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашындагы комиссия хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеген бәяләде. Тракторларның, чәчү комплексларының, авыл хуҗалыгы машиналарының әзерлеге, орлык материалларының һәм ашламаларның булуы, хуҗалыкларда хезмәтне саклау торышы тикшерелде. Комиссия районның язгы кыр эшләренә яхшы дәрәҗәдә әзер булуын билгеләде, конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урын «Хузангай» ҖЧҖенә бирелде, икенче һәм өченче урыннарга «Восток Зерно Продукт» ҖЧҖ лаек булды.
А.Н.Петухов – Әлки муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.