2021 елгы язгы кыр кампаниясен үткәрүгә әзерлек

2021 елның 9 апреле, җомга

Аксубай районында агымдагы елның язгы кыр эшләренә әзерлек буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында үткәрелгән конкурска йомгак ясалды. Конкурс Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, район башлыгы Камил Гыйльманов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре һәм Аксубай районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге инспекторы катнашында узды. Тикшерү вакытында мәйданчыкта барлык хуҗалыкларның тракторлары күрсәтелде. Конкурс барышында хезмәт сагы, дәүләт техник тикшерүен уздыруга аерым игътибар бирелде. Конкурста иң күп балл җыйган АксуАгро ҖЧҖ, «Волга-Сэлект» ҖЧҖ, «Агрораздолье» ҖЧҖ җиңүче дип табылды.

Илдар Бикмөхәммәтов – ТР Аксубай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International