8 апрель көнне, АСК предприятиеләре арасында расланган графикка туры китереп, ТР Зеленодольск районының «Майский» теплица комбинаты» ҖЧҖ базасында техник карау уздырылды. Техник карау контроль-диагностика приборларын кулланып үткәрелде. Техник карауга 63 трактор һәм 14 трактор тагылмасы тәкъдим ителде. Күрсәтелгән барлык үзйөрешле машиналар һәм тагылмалар югары дәрәҗәдә әзерләнгән иде. 76 берәмлеккә техник карау узу турында таныклыклар бирелде.
Хәзерге вакытта, график нигезендә, техник карау эшләре шәһәрнең һәм районның сәнәгать предприятиеләрендә дәвам итә.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.