7 апрельдә Балык Бистәсе муниципаль районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 2021 елның 26 мартындагы 61/2 номерлы «Агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2021 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек буенча конкурс уздыру турында»гы боерыгы нигезендә агросәнәгать комплексы предприятиеләре арасында конкурс узды. Комиссия Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе Р.М. Низамов җитәкчелегендә эшләде. Эш вакытында комиссия язгы кыр эшләренә әзерлекне бәяләде. Үзйөрешле машиналарның алда торган эшләргә әзерлегенә, чәчү комплексларына, авыл хуҗалыгы машиналарына, орлык материалына һәм ашламаларга, хуҗалыкларда хезмәтне саклау торышына аерым игътибар бирелде. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны «Кулон-Агро» ҖЧҖ алды, икенче урында – «Балык Бистәсе азык-төлек корпорациясе» ҖЧҖ, өченче урында – «Кама-Агро» ҖЧҖ.
Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.