2021 елның 8 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге тарафыннан М.Җәлил исемендәге авыл хуҗалыгы ҖЧҖ караган үзйөрешле машиналарга техник тикшерү уздырылды. Техник карауга 23 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителде. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары, ОСАГО полислары булу-булмавына аерым игътибар бирелде. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.