8 апрель көнне Мөслим районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча конкурс булды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле, инженер тәэминат бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Илнур Гарипов, районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ренат Вәлиев, Мөслим районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге Рамил Зарафетдинов, "Россельхозцентр" ФДБУ район филиалы башлыгы Мисхәт Мирхатыйпович катнашындагы комиссия хуҗалыкларның әзерлек дәрәҗәсен бәяләде.
Эш барышында комиссия машина-трактор паркларының әзерлеген, хезмәт сагы һәм техник куркынычсызлык торышын бәяләде, эш планнарын, орлык материалының сыйфат күрсәткечләрен тикшерде. Комиссия эшенең йомгаклары буенча беренче урынны «Август-Мөслим» агрофирмасы яулады. Икенче урында – Р.М. Әюпов КФХ, өченче урында – «Родные Края –Туган Як» А/Ф ҖЧҖ.
Рамил Зарафетдинов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.