Хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агросәнәгать комплексын инженер-техник тәэмин итү бүлеге җитәкчесе урынбасары И.Х. Габбасов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының орлыкчылык һәм химияләштерү секторы мөдире Р.М. Ногуманов, Арча районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Р.М.Гатиятов, Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Г.Г. Касыймов, Арча районы авыл хуҗалыгы һәм агрофирмалары белгечләре составындагы комиссия бәяләде. Эш барышында комиссия машина-трактор паркларының әзерлеген, хезмәт сагы һәм техник куркынычсызлык торышын бәяләде, эш планнарын, үсемлекчелек буенча чаралар үтәлешен тикшерде. Комиссия эше йомгаклары буенча беренче урынны – «Северный» АХП ҖЧҖ, икенче урынны – «Кызыл Яр» ҖЧҖ, «Заря» АФ ҖЧҖ, «Возрождение» агрофирмасы» ҖЧҖ, өченче урынны «Аю» АФ ҖЧҖ, «Курса МТСы» ҖЧҖ, «Тукай»ҖЧҖ алды.
Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.