Ютазы муниципаль районында үзйөрешле техникага техник карау уздырылды

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

Ютазы районы хуҗалыкларында тракторларга һәм тагылмаларга ел саен уздырыла торган техник тикшерүләр уздырылды. Расланган график нигезендә, 2021 елның 5 апрелендә мондый чара «АгроМир» ҖЧҖ авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә узды, анда техник карауга 26 берәмлек техника чыгарылды, ә 7 апрельдә техник карап чыгуга «Кәрәкәшле» ҖЧҖ 14 берәмлек үз техникасын чыгарды, бу теркәлгән тракторларның һәм тагылмаларның 88%ын тәшкил итә иде. Техник карау барышында ике хуҗалыкта да техник карау актлары төзелгән җитешсезоек очраклары ачыкланды.  Җитешсезлекләрне бетерү максатында хуҗалыкның җаваплы вазыйфаи затларына тиешле күрсәтмәләр бирелде. 

Назыйм Рәкыйпов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International