Зәй муниципаль районы хуҗалыкларында язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча конкурс

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

7 апрель көнне Зәй муниципаль районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «2021 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс уздыру турында» 2021 елның 26 мартындагы 61/2 номерлы боерыгы нигезендә Зәй муниципаль районының администрация башлыгы Кәримов Р.Г., Зәй шәһәренең дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе В.Г. Гончаров, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләре катнашында конкурс узды. Конкурс барышында тракторларның әзерлегенә, чәчкеч, тырмалау агрегатларын, культиваторларны ремонтлау сыйфатына, хезмәт сагы һәм техника куркынычсызлыгы мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Механизаторлар хезмәткә түләү бәяләре белән танышты, язгы кыр эшләрендә эшләүчеләрне стимуллаштыру турындагы нигезләмәләр җиткерелде. Конкурс йомгаклары буенча 1 урын «Зәй шикәре» А/Ф ҖЧҖ бирелде, 2 урында – «Восток» А/Ф ҖЧҖ, 3 урында – «Зәй» А/Ф ҖЧҖ.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International