Аксубай районының «Волга-Селект» ҖЧҖендә техника тикшерелде

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

2021 елның 5 апрелендә, расланган график нигезендә, «Волга-Селект» ҖЧҖендә тракторларга һәм тагылмаларга ел саен уздырыла торган техник тикшерү үткәрелде. Техник тикшерүгә 28 берәмлек техника тәкъдим ителде. Техник тикшерүне 26 берәмлек техника уңышлы үтте, 2 берәмлеккә техник тикшерү актлары төзелде.  Кагыйдә бозуларны бетерү максатларында хуҗалыкның җаваплы вазыйфаи затына тиешле күрсәтмә бирелде. 

Илдар Бикмөхәммәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International