2021 елда Буа районында язгы кыр эшләренә әзерләнү һәм уздыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

Агымдагы елның 5 апрелендә Буа муниципаль районы советының утырышлар залында 2021 елда районда язгы кыр эшләренә әзерләнү һәм уздыру мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә узды. Аның эшендә район башлыгы Ранис Кәмәртдинов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа районы бүлеге, «Россельхозцентр» район филиалы вәкилләре, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм агрономнары, КФХ башлыклары катнашты. Чакырылган кунаклар – «Россельхозцентр» ФДБУ лабораториясе мөдире Айгөл Габдрахманова, «Биопрепаратлар» ФҖИ ҖЧҖ директоры Римма Ибәтуллина.

Киңәшмә барышында дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Евгений Разбитнов чыгыш ясады, ул тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга дәүләт техник тикшерүен үткәрү зарурлыгын ассызыклады, язгы кыр эшләре барышында үзйөрешле техниканы имин эксплуатацияләү мәсьәләләренә аерым басым ясады. Үзенең чыгышында ул авыл хуҗалыгы машиналарының гомуми кулланылыштагы юлларга чыгуга бәйле рәвештә юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү турында искәртеп узды.

Евгений Разбитнов – бүлек җитәкчесе, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International