2021 елның 1 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге тарафыннан «Северная Нива Татарстан» ҖЧҖдә үзйөрешле машиналарга күрсәтмәле техник тикшерү уздырылды. Тикшерүгә барлыгы 30 берәмлек техника тәкъдим ителде. Тикшерү уздырганда Бөгелмә районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе И.К.Исмәгыйлов, «Северная Нива Татарстан» ҖЧҖ җитештерү хуҗалыгы директоры С.М.Исаев, Бөгелмә районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе С.А.Попов катнашты.
Техник тикшерү уздырганда техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары булу-булмавына, аптечкаларга һәм янгын сүндерү җайланмаларына, теркәлү документларына, ОСАГО полисларына махсус игътибар бирелде. Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау уздыру турында таныклыклар бирелде.
Сергей Попов – ТР Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.