Буа муниципаль районының «Авангард» ҖЧҖендә тракторларга һәм тагылмаларга ел саен уздырыла торган техник тикшерү үткәрелде

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

Буа районында иң эре хуҗалыкларның берсе булган «Авангард» ҖЧҖ оешмасында, расланган график нигезендә, быелның 30 һәм 31 март көннәрендә тракторларга һәм тагылмаларга техник тикшерү үткәрелде. Әзерлек сызыгына 150 берәмлек үзйөрешле состав тәкъдим ителде. Уздырылган техник тикшерү нәтиҗәсендә 131 берәмлек үзйөрешле техника буенча алга таба файдалануга рөхсәт бирелде һәм аларга техник тикшерү узу турында таныклыклар биреләчәк, ачыкланган төзексезлекләр аркасында техник карау уза алмаган 19 берәмлеккә карата техник тикшерү актлары төзелде. Кагыйдә бозуларны бетерү максатларында хуҗалыкның җаваплы вазыйфаи затына тиешле күрсәтмә бирелде. Техник тикшерү тәмамлангач, механизаторлар һәм «Авангард» ҖЧҖ җитәкчелеге катнашында киңәшмә үткәрелде. Анда үзйөрешле машиналарның техник торышына кагылышлы барлык мәсьәләләр дә күтәрелде, язгы кыр эшләренең алдагы бурычлары яңгыратылды. Районның дәүләт техник күзәтчелек бүлеге ягыннан авыл хуҗалыгы машиналарын имин эксплуатацияләү кагыйдәләрен үтәү һәм ел саен уздырыла торган техник тикшерү узмаган тракторларга тагылма авыл хуҗалыгы җайланмаларын тагуның ярамаганлыгы турында әйтелде. Пандемия чорында механизаторларның сәламәтлеген саклап калу мәсьәләсенә аерым басым ясалды, моңа механизаторларны һәм аларның гаилә әгъзаларын вакцинацияләү юлы белән ирешергә мөмкин. Киңәшмә азагында үзләренә беркетелгән машиналарга техник тикшерү үткәрү барышында бер генә кисәтү дә алмаган иң яхшы өч механизаторга мактау грамоталары һәм акчалата премияләр тапшырылды.

Е.Г. Разбитнов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлеге башлыгы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International