2021 елның 31 мартында Спас муниципаль районының «ВЗП «БУЛГАР» ААҖ оешмасында үзйөрешле һәм тагылма техникага чираттагы техник тикшерү уздырылды. Техник карауга 27 берәмлек техника тәкъдим ителде. Шулардан 25 берәмлеге техник тикшерүне уңышлы үтте, ачыкланган ике кагыйдә буенча вазыйфаи затларга күрсәтмәләр бирелде.
И.Ф.Батыршин – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Болгар шәһәре һәм Спас районы бүлеге башлыгы.