29 мартта «П.В. Дементьев исемендәге агрофирма» ҖЧҖ Дуваново филиалы базасында техниканы 2021 елгы язгы кыр эшләренә әзерләү буенча семинар-уку узды. Семинар Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров җитәкчелегендә узды.
Семинарда районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм белгечләре, хуҗалыкларның җитәкчеләре, КФХ башлыклары, төрле хезмәт күрсәтүче, язгы кыр эшләрен башкаруга турыдан-туры бәйле оешмаларның баш белгечләре катнашты.
Семинарда Чүпрәле районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Илдар Шәйхетдинов районның агросәнәгать комплексында үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник тикшерү уздыру барышы белән таныштырды. Техник тикшерү үткәргәндәге таләпләр, механизаторларны үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә кертү кагыйдәләре нигезендә тракторчы-машинист таныклыкларының рөхсәт категорияләренә тукталды. Беларус 82.1 һәм Беларус 1221.2 тракторлары үрнәгендә трактор тагылмалары составында күрсәтмә тикшерү уздырылды.
Илдар Шәйхатдаров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.