Аттракционнарны имин эксплуатацияләү буенча семинар-киңәшмә

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

Яңа норматив документларны аңлату һәм Татарстан Республикасы эшкуарларына практик ярдәм күрсәтү максатында, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе аттракционнарны имин эксплуатацияләү буенча семинар-киңәшмә үткәрә. Семинарда түбәндәге мәсьәләләр каралачак:

1. Аттракционнарны теркәү кагыйдәләре.

2. Аттракционнарның техник торышына һәм эксплуатациясенә таләпләр.

3. «Аттракционнарның куркынычсызлыгы турында» 038/2016 техник регламенты. 

Аттракционнарның хуҗаларын семинар-киңәшмәдә катнашырга чакырабыз, ул 2021 елның 7 апрелендә 9.00 сәгатьтә Идарәдә узачак, түбәндәге адрес буенча: Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36.

Теркәлү әлеге телефоннар буенча: (843)221-77-85, (843)273-54-30.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International