Тәтеш районында күрсәтмәле техник тикшерү уздырылды

2021 елның 30 марты, сишәмбе

Агымдагы елның 30 мартында Шәтке авылында «Агролак» ҖЧҖ базасында, район башлыгы Н.Н. Хаҗипов җитәкчелегендә барлык милек рәвешләрендәге хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында АСК вәкилләре семинар-киңәшмәсе узды. Чараның бер мәсьәләсе хуҗалыкларның техникаларын агымдагы елгы техник карауга әзерләү, күрсәтмә техник карап чыгу мәсьәләсенә багышланган иде. Бу мәсьәлә буенча катнашучылар каршысында ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче районы буенча бүлеге җитәкчесе Х.Х.Нәзиров чыгыш ясады. Шул ук вакытта узган ел нәтиҗәләре анализланды, 2021 елга техник карау үткәрү планнары, графиклары, таләпләре һәм яңалыклары әйтелде. Шуннан соң район башлыгы Н.Н.Хаҗипов чарада катнашучылар игътибарын әлеге чараның барлык этапларында да үтәлергә тиешлегенә һәм эксплуатацияләү барышында үзйөрешле техникага карата контрольне катгыйландыруга юнәлтте.

Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International