Апас муниципаль районында «АгроАктив» АХП ҖЧҖендә техник карау уздырылды

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

2021 елның 31 мартында «АгроАктив» АХП ҖЧҖ базасында Апас муниципаль районы башлыгы Р.Ф. Хисаметдинов, идарә башлыгы Р.Р.Гыйсмәтов һәм авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре язгы кыр эшләренә әзерлек буенча семинар-киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдән соң хуҗалык инженерлары катнашында күрсәтмә техник карау уздырылды. Техника-тагылмаларны әзерләүгә аерым игътибар бирелде.

Техник карауга 10 берәмлек техника күрсәтелде, аларның барысы да тикшерүне уңышлы узды. Алар янгын сүндерү чаралары, шулай ук медицина аптечкалары белән җиһазландырылган.  Механизаторлар махсус кием белән тәэмин ителгән.

Техника яхшы дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

Ирек Солтанбәков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International