Югары Ослан муниципаль районында район башлыгы Зыятдинов Марат Галимҗан улы җитәкчелегендә «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсе узды.
Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Югары Ослан муниципаль районы бүлегенең 2020 елдагы эше һәм 2021 елга бурычлары турында Югары Ослан районы буенча бүлек башлыгы Дмитрий Сибгатуллин сөйләде.
Шулай ук 2021 елда техник карап чыгу тәртибе һәм эзлеклелеге, үзйөрешле машиналарны һәм техниканың башка төрләрен эксплуатацияләүнең иминлеге турында фикер алыштылар.
Дмитрий Сибгатуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Югары Ослан муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.