Мөслим районында тракторларны һәм аларның тагылмаларын тикшерү дәвам итә. 29 март көнне «Август-Мөслим» җәмгыятендә Мөслим районының агросәнәгать комплексына чираттагы техник тикшерү уздырылды. Техника торышын тикшерү нәтиҗәләре буенча 3 берәмлеккә техник тикшерү актлары төзелде, алар 20 көн дәвамында өстәмә техник карау узарга тиеш.
Рамил Зарафетдинов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.