«Татнефть» кадрларны үзгәртеп әзерләү үзәге хосусый белем бирү учреждениесенең Лениногорск филиалында мототранспорт чаралары йөртүчеләргә имтихан уздырылды

2021 елның 30 марты, сишәмбе

«Татнефть» кадрларны үзгәртеп әзерләү үзәге хосусый белем бирү учреждениесенең Лениногорск филиалы юлсыз урыннардан җилдерүче мототранспорт чараларын йөртүчеләрне әзерләп чыгарды. Агымдагы елның 22 мартында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы буенча дәүләт инженер-инспекторы укучылардан имтихан алды. Имтиханнарның теория өлеше учреждениенең уку кабинетында узды, биредә курсантлар имтихан билетларына җавап бирде. Практик өлештә имтихан бирүчеләрнең кар чанасында йөртү күнекмәләре тикшерелде.

Имтихан бирергә тиешле 6 курсантның 5се аны уңышлы тапшырды.

Материалларны Дәүләт техник күзәтчелеге бүлегенә тапшырганнан соң, алар АI категориясендәге тракторчы-машинист таныклыгын алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International