2021 елның 29 мартында Ютазы муниципаль районында Тукай исемендәге ҖЧҖ хуҗалыгында тракторларга һәм тагылмаларга күрсәтмә техник тикшерү үткәрелде. Анда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Борисов А.В., маркетинг буенча консультант А.М.Мәхмүтов, хуҗалыкларның инженерлары һәм КФХ башлыклары катнашты. Техник тикшерүгә 17 берәмлек техника тәкъдим ителде. Техник тикшерү барышында теркәү документлары, тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмавына игътибар ителде һәм машиналарның техник торышы, контроль-диагностик приборлардан файдаланып, имин эксплуатацияләү шартларына туры килү-килмәве каралды. Техник тикшерү үткәрү барышында 13 берәмлек техника тикшерүне уңышлы узды һәм техник карау узу турында таныклык алачак. 4 берәмлеккә техник тикшерү актлары төзелде һәм җитешсезлекләрне бетерү өчен күрсәтмә бирелде.
Техник тикшерү уздырганнан соң, хуҗалыкларның механизаторлары белән тракторларны имин эксплуатацияләү буенча әңгәмә үткәрелде.
Назыйм Рәкыйпов – Ютазы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.