2021 елның 26 мартында Апас муниципаль районында 2021 елгы чәчү компаниясен уздыру буенча «Апас аграр көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе базасында семинар-киңәшмә узды. Апас районында узган әлеге чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Р.Р. Гыйсмәтов, «Россельхозцентр» ФДБУ Татарстан Республикасы филиалының Апас районы бүлеге башлыгы И.Н.Заһидуллин, Татарстан Республикасы Апас районы буенча дәүләт техникк күзәтчелек бүлеге җитәкчесе И.Ф. Солтанбәков, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре, К(Ф)Х, шулай ук төрле коммерция компанияләре вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә техник тикшерү үткәрү, үзйөрешле машиналарны теркәү, тракторчы-машинист таныклыгын алыштыру, гомуми файдаланудагы юлларда габаритсыз транспорт чараларын озата бару темалары каралды.
Ирек Солтанбәков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.