Нурлат муниципаль районының «Аграрий» ҖЧҖ АСК техник тикшерү

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

Язгы кыр эшләре башланыр алдыннан агросәнәгать комплексында һәм гомуми файдаланудагы тракторлардан массакүләм файдалана башлар алдыннан Нурлат муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге төзек булмаган үзйөрешле машиналарны һәм техниканың башка төрләрен эксплуатацияләүгә юл куймау максатында аларның техник торышын тикшерә.

2021 елның 29 мартында «Аграрий» ҖЧҖендә техник тикшерү үткәрелде. Тикшерүләр уздырганда түбәндәгеләргә аерым игътибар бирелде:

- машиналарның теркәлү мәгълүматларына туры килүенә;

- техник торышка;

- янгын куркынычсызлыгы чаралары белән комплектлаштыруга;

- таныклыклар булу-булмавына.

Техник тикшерүгә 8 берәмлек техника тәкъдим ителде, алар тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән иде һәм аларга техник тикшерү узу турында таныклыклар биреләчәк.

Д.Ю. Кудряшов – Нурлат муниципаль районының баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International