2021 елның 29 мартында Чирмешән муниципаль районында «Черемшанагро» ҖЧҖ базасында үзйөрешле машиналарга техник тикшерү үткәрелде. Техник тикшерү барышында техникага документлар, номер агрегатларының, тракторчы-машинист таныклыкларының белешмәләре документларга туры килү-килмәве тикшерелде. Машиналарның техник торышына, куркынычсызлык таләпләренә туры килү-килмәвенә аерым игътибар бирелде. Техник карауга 14 берәмлек техника тәкъдим ителде. Барлык машиналар да тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән иде һәм техник карауны уңышлы узды, техник тикшерү үткәрү турында таныклыклар бирелде. Бөтен техника аптечкалар, янгын сүндерү җайланмалары һәм машина йөртүчеләр өчен яктылыкны чагылдыра торган жилетлар белән җиһазландырылган.
Илнур Сәлахов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.