Биектау муниципаль районында «Соватех» ҖЧҖдә техник карау уздырылды

2021 елның 26 марты, җомга

Биектау муниципаль районында, расланган график нигезендә, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә караган тракторларга һәм тагылмаларга ел саен уздырыла торган техник тикшерүләр уздыру дәвам итә. Чираттагы техник карау 26 мартта «Соватех» ҖЧҖдә узды. Оешма авыл хуҗалыгы эшчәнлеге белән шөгыльләнә, ягъни агросәнәгать комплексына карый. Техник карауга 9 берәмлек техника күрсәтелде. Барлык 9 берәмлеккә дә техник карау узу турында таныклык бирелде. Нәтиҗәдә механизаторлар, белгечләр һәм машиналарны эксплуатацияләүгә кертү өчен җаваплы кешеләр катнашында җентекле анализ ясалды.

Рәшит Гарипов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International