Чүпрәле районының «Цильна» ҖЧҖ бүлекчәсендә техника каралды

2021 елның 26 марты, җомга

Агымдагы елның 25 мартында Чүпрәле муниципаль районының «Цильна» җәмгыятендә үзйөрешле машиналарга, тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды. 

 Техник карауга 46 берәмлек техника тәкъдим ителде. Хуҗалыкта 3 машина-трактор бригадасы бар, аларның һәркайсы техниканы файдалануга тапшыру өчен җаваплы, ягъни бригадирлар, баш инженер белән берлектә, әзерләнгән техниканы техник карауга тапшыра. Тракторлар, үзйөрешле машиналар тиешле категориядәге механизаторлар белән комплектланган, хуҗалыкта беркетелгән техникада кадрларның даимилеген билгеләп үтәргә мөмкин, техниканы карап тотуда бу бик мөһим. Үзйөрешле машиналарга сезонлы техник хезмәт күрсәтелгән, чит ил, гарантия техникасына үзәкләштерелгән рәвештә хезмәт күрсәтә. Янгын сүндергечләр, аптечкалар, авария билгеләре, тәгәрәп китүгә каршы терәкләр бар. Руль идарәсенең, электр җиһазларының, тормоздагы эш һәм тукталу системасы торышына, трактор тагылмалары торышына һ.б. мәсьәләләргә махсус игътибар бирелде. Зур габаритлы үзйөрешле машиналарны һәм тагылма агрегаты булган тракторларны эксплуатацияләү мәсьәләләре каралды. Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча 3 техник тикшерү акты төзелде, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде.

Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International