Агымдагы елның 25 мартында Актаныш муниципаль районында «Башак» ҖЧҖ базасында техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү буенча семинар узды. Администрация башлыгы Фәттахов Э.Н. җитәкчелегендә узган киңәшмәдә авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, район хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. 2021 елда язгы кыр эшләрен үткәрү стратегиясе буенча җентекле анализ ясалды.
Практик өлештә катнашучылар хуҗалыкның техника комплексы белән танышты, анда 2 киң колачлы чәчкеч агрегаты, шулай ук 3 «Быстрица» чәчү комплексы куелган иде. Шулай ук СЗП-3,6 чәчкечләре дә әзерләнгән. Хуҗалыкта терлек азыгы әзерләү техникасын әзерләүгә аерым игътибар бирелгән.
Семинарның аерым участогы буларак хуҗалыкларда техник караулар үткәрүгә карата таләпләр күрсәтү оештырылды. Беларус-1221 тракторы базасында тормоз системаларының, электр җиһазларының төзеклеген тикшерү күрсәтелде.
И.М.Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.