Азнакай муниципаль районы «Тукай» ҖЧҖ авыл хуҗалыгы оешмасында техник карау уздырылды

2021 елның 26 марты, җомга

2021 елның 25 мартында Азнакай муниципаль районының «МППБиО г.Азнакаево» МУПта авыл хуҗалыгы оешмасында тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды. Карауга 18 берәмлек техника күрсәтелде. Тикшерү барышында үзйөрешле машиналарның техник торышына, теркәү документлары, тиешле категориядәге таныклыклар, аптечкалар, янгын сүндерү чаралары һәм тышкы яктылык приборлары булуына аерым игътибар бирелде. Техник карау нәтиҗәләре буенча барлык техника да техник карау узу турында таныклык алачак.

Илназ Хәмитов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International