Механикалаштыру һәм үсемлекчелек буенча семинар-киңәшмә

2021 елның 26 марты, җомга

2021 елның 25 мартында Арча районы «Кызыл-Яр» агрофирмасы базасында авыл хуҗалыгы формированиеләренең баш инженерлары һәм баш агрономнары катнашынла, Арча районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов җитәкчелегендә техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.

Семинарның теория өлешендә Ренат Гатиятов 2020 елгы эшкә йомгак ясады һәм быел язгы кыр эшләрен уздыру буенча бурычлар билгеләде. Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча районы бүлеге башлыгы Габделхак Касыймов семинарда катнашучыларны үзйөрешле техниканы теркәтү һәм техник карау уздыру таләпләре һәм кагыйдәләре белән таныштырды, язгы кыр эшләрен уздырганда куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү турында сөйләде. Шулай ук транспорт чараларның техник торышы һәм эксплуатациясе өчен җаваплы булган вазыйфаи затларны административ һәм җинаять җаваплылыгы белән таныштырды. 2020 елда Татарстан Республикасы буенча транспорт катнашында булган юл һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары буенча мисаллар китерелде.

Семинарның гамәли өлешендә саклыкханәләрдә орлыкларны саклау эше белән таныштылар, техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге тикшерелде.

Үзйөрешле техникага һәм аларга тагылмаларга күрсәтмәле техник карау уздырылды. Техник карауга 24 берәмлек техника китерелгән иде. Барлык техника да техник карау таләпләренә туры килә иде.

 

Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International