Агымдагы елның 23 мартында Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының «Игенче» ҖЧҖ базасында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең ПМО башлыгы Харисов җитәкчелегендә хуҗалыкларның баш инженерлары һәм башка белгечләре катнашында техниканы техник карауга әзерләү һәм күрсәтмә техник карап чыгу уздыру мәсьәләләре буенча агросәнәгать комплексы семинар-киңәшмәсе узды.
ТР ДТК бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Х.Х.Нәзиров семинарда катнашучылар алдында узган ел нәтиҗәләренә кыскача анализ ясады, 2021 елга техник карап чыгу планнары, графиклары, таләпләре һәм яңалыклар белән таныштырды.
Аннары семинарны оештыручы хуҗалыкның техникасына 85 берәмлек техника белән күрсәтмә техник карау уздырылды. Тикшерү барышында техниканың техник торышы буенча җитешсезлекләр ачыкланды, алар шунда ук бетерелде дә. Ә нигездә, барлык техника мондый дәрәҗәдәге чара өчен яхшы әзерләнгән иде.
Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.