2021 елның 25 мартында «Нурлат җылылык челтәрләре» АҖ һәм «Промочистка» ҖЧҖдә техник карау уздырылды. Техник тикшерү барышында тапшырылган документларда күрсәтелгән техника белешмәләренең туры килүе, янгын куркынычсызлыгы, техник торышы тикшерелде. Карауга 8 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде, барлык техника да яхшы дәрәҗәдә әзерләнгән һәм техник карау узу турында таныклыклар алачак.
Д.Ю. Кудряшов – Нурлат муниципаль районы баш дәүләт инженер-инспекторы.