«Зәй шикәре» А/Ф ҖЧҖ техникага ел саен уздырыла торган тикшерү үткәрелде

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

2021 елның 24 мартында, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган график нигезендә, «Зәй шикәре» А/Ф ҖЧҖ бүлекчәләрендә тракторларга һәм тагылмаларга ел саен уздырыла торган техник тикшерү үткәрелде. Техниканы тикшерү барышында руль идарәсенең һәм тормоз системасының, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзеклегенә, шиннар торышына, агрегатларның номерларының тапшырылган документларда күрсәтелгән белешмәләргә туры килүен тикшерүгә, медицина аптечкалары, тракторчы-машинист таныкларына аерым игътибар бирелде. 

В.Г. Гончаров – Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International