Кукмара аграр көллиятендә хуҗалыкларның инженерларын һәм чәчү комплекслары механизаторларын укыту булды

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

Кукмара муниципаль районында Янил авылы аграр көллияте базасында 24 март көнне хуҗалыкларның баш инженерлары һәм чәчү комплексларында эшләүче механизаторлар өчен укулар узды.  

Укулар барышында үзйөрешле машиналарны һәм арбаларны куркынычсыз эксплуатацияләү һәм аларга техник карау уздыру, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, автобусларга, йөк һәм җиңел автомобильләргә техник карау уздыру кагыйдәләренә бәйле мәсьәләләр каралды.

Укуларда Кукмара районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Р.Ш.Хәлиуллин, Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе А.Х.Вәлиев, ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Ф.К.Фәхретдинов, янгын күзәтчелеге җитәкчесе Н.Г.Җаббаров, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы И.В.Габбасов, шулай ук Таттехконтрольнең Кукмара районы бүлеге җитәкчесе Н.Ш.Гатауллин катнашты.

Алмаз Вәлиев – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International