2021 елның 23 мартында А.М.Смирнов крестьян-фермер хуҗалыгы базасында «Язгы кыр эшләренә әзерлек» темасы буенча Менделеевск муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцев, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илнур Фәрухшин, КФХ башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалык җитәкчеләре, төрле юнәлештәге белгечләр катнашында семинар узды. Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы бүлеге җитәкчесе Марсель Шияпов катнашучыларга үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү барышында техник карап чыгуны оештыру һәм уздыру, аларны теркәү һәм бозуларны булдырмау турында мәгълүмат бирде.